Ватаным Татарстан [Unofficial]
@vatantat.ru.web.brid.gy
1927 documents vatantat.ru
View on Bluesky
Ясалма ярдәм: кешенең кирәклеге калырмы?

Компьютер эшсез калдыра. Моңарчы техник һөнәрләр бетсә дә, фикер йөртү һәм иҗат эшчәнлегенә бәйлеләре калачак, анысын бернинди робот та башкара алмый дисәк тә, ясалма фәһем бу өлкәне дә үзләштерде. Диплом эшен дә, музыка да яза, секунд эчендә рәсемен дә ясый ул. Өстәвенә диагноз куя, хәтта судта хөкем карары чыгара! «Кешенең кирәклеге калырмы соң?» – дип уйлыйсың хәтта.

Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясе җыелышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион регионнары ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында катнашты, ул гадәттәгечә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында уза. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Валерий Фальков 2026 елгы кабул итү кампаниясендәге «Тынлык көннәре» даталарын атады

2026 елда беренче тапкыр «Тынлык көне» кертелә. «Тынлык көннәре» 3 һәм 7 август булачак. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков хәбәр итте, дип яза «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».

Абхазия Президенты Бадра Гунба Татарстан белән элемтәләрне үстерергә теләвен әйтте

Абхазия һәм Татарстан арасында мөнәсәбәтләр бик яхшы һәм элемтәләр җайга салынган, аларны алга таба да үстерергә кирәк. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы кулуарларында «Татар-информ» белән әңгәмәдә Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Роман Скляр белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бар җирдә дә бер бәя: «ВТ» журналисты базардан җиләк-җимеш бәяләрен барлады

Шәһәр халкы бүген бар эшен онытып туган ягына – Сабантуйга ашкына. Эш урынында утырсак та, күңелебез белән күптән авыл юлында инде без. Шуңа күрә мин дә «әбәд»не дә ашамый, базарга юл тоттым.

Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын актив ремонтлыйлар

Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов Сабантуйны һәм Рус теле көнен югары дәрәҗәдә бәйрәм итүне оештырырга кушты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы-2026да Татарстан Республикасы делегациясенең эше ничек оештырылуы турында сөйләде. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Путин Татарстанны Россиянең инвестицион климаты рейтингында лидер булуы белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин ил субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы лидерларын котлады. Үзенең котлауларын ул Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә җиткерде, дип яза «Татар-информ».

Рөстәм Миңнеханов «ВТБ банкы» ГАҖ президенты-идарәсе рәисе Андрей Костин белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы-2026 чаралары кысаларында «ВТБ банкы» ГАҖ президенты-идарәсе рәисе Андрей Костин белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Хөкүмәте һәм Удмуртия Хөкүмәте арасында киләсе ике елга чаралар планы имзаланды

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Удмуртия Хөкүмәте арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2026-2028 елларга чаралар планы имзаланды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш штаты министрларын «Россия – Һиндстан» форумына чакырды

Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш штатының (Һиндстан) Кеше ресурсларын үстерү министры, мәгълүмат технологияләре, электроника һәм коммуникацияләр министры Нара Локеш белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов AirAsia вәкиле белән Казанга туры рейслар ачу турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Capital А компаниясе генераль директоры, AirAsia Group компаниясенә нигез салучы һәм киңәшчесе Тони Фернандес белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Республикада «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 10 млрд сумлык эшләр башкарылачак

Быел Татарстанда республиканың 11 районында, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 560 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 10 миллиард сум акча каралган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Казанда 21 миллиард сумлык юл-төзелеш эшләре үткәреләчәк

Быел Казанда гомуми бәясе 21 миллиард сумнан артык булган масштаблы юл-төзелеш эшләре планлаштырыла. Шул исәптән «Россия – АСЕАН» саммиты делегацияләренең маршрутларындагы юл участоклары да төзекләндереләчәк. Бу хакта Казан мэриясендә Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Элекке тикшерүче Россия Герое югалуның төп ихтимал сәбәбен аңлаткан

Кузбасста Россия Герое Алексей Асылхановның югалуы аның махсус хәрби операциядә катнашуына бәйле булырга мөмкин. Җинаять эшләре буенча адвокат, элекке тикшерүче, полковник Максим Девятьяров “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундый фикерен җиткергән.

Татарстанда 76 яшьлек ир-ат, «юрист» сүзенә ышанып, 1 миллион сум акчасыннан коры калган

Чистайда яшәүче 76 яшьлек ир-атка “прокуратура хезмәткәре” шалтыратып, имештер, счетыннан кемнеңдер ышанычнамә буенча акча күчерергә маташуы турында хәбәр иткән. Ир-ат счетында шактый зур суммада акча саклавы сәбәпле, куркуга төшеп, шалтыратучыга бу хакта әйткән.

Рөстәм Миңнеханов «Роскосмос» белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы барышында республика хөкүмәте белән «Роскосмос» дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзалау тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иннополис Университеты белән Казан дәүләт медицина университеты хезмәттәшлек итәчәк

Бүген, ПМЭФ-2026 кысаларында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашында Иннополис Университеты белән Казан дәүләт медицина университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Онколог нинди миңнәрне табибка күрсәтергә кирәк булуын аңлатты

Миңнең үзгәрүе, шулай ук сәеррәк формадагы яңаларының үсеп чыгуы шиккә салырга тиеш. Табиб-онколог, онкодерматолог Рәсүл Ахмаев “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Татарстанда яшәүче ир-ат мошенникларга 10 миллион сум акчасын биреп җибәргән

Казанда яшәүче бер ир-ат, “тикшертү һәм декларацияләү” өчен, аферистларга 10 миллион сум акчасын биреп җибәргән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Кое

Бер мәлне авылда су бетте. Ирләр эшлекле кыяфәт кое янына җыелдылар. Тәмәке көйрәттеләр, кычкырыштылар. Кем авыл хакимиятенә җикерде, кем районныкына, кем кояшка. Кояш артык кыздырса да, су бетә чөнки. Җил көчлерәк иссә дә.

Милли бәйрәмнәр: җәй айлары Татарстанда яшәүче халыкларның бәйрәмнәренә бай

Сагынып көткән җәй җитте. Ә җәй айлары Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәренә бай. Инде рус халкының Каравон һәм мариларның Семык бәйрәмнәре узып китте. Алда безне Сабантуй, Питрау, Гырон быдтон һәм башка бәйрәмнәр көтә.