Бу юллар дүшәмбе иртәсендә языла. Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә Якын Көнчыгыш күгендә яңадан ракеталар очты, дроннар канат җилпеде. Израильнең Ливанда һәм Газзәдә кылган башбаштаклыкларына җавап итеп Иран ракета залплары бирде. Апрель башында бераз тынып торган сугыш яңадан кызарга җыена.